TATЛИ

TATЛИ 

автор тәрҗемәләре ✨ онлайн-кинотеатр

41subscribers

28posts

Showcase

13
goals2
5 of 100 paid subscribers
Минем өчен бу бер күрсәткеч 😊🎙📽🥡 #7млнтатар
$32.5 of $283 raised
"Я, робот" фильмын (Уилл Смит белән) мөселман күзлегеннән татарчага тәрҗемәләп, Бустида түләүсез чыгыру 😎

"Тәрҗемәләрем һәм блог"та ниләр турында язам һәм сөйлим? 😉📝🎤🎥


Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, кадерле дуслар! Рамазан аенда финанслар турында язмый, сөйләми тордым, шулай да, азакка таба хәләл инвестицияләргә һәм зәкәткә кагылышлы сорауны карап үтәсем килә, барыбыз өчен дә файдалы булыр дип уйлыйм. Сорауга күчик: Акцияләрдән ЗӘКӘТ ничек түләнә? 
Акция –  ул милек. Милектән зәкәт түләнә, ләкин монда бүленеш бар.
1. Әгәр сез акцияне сату өчен сатып алгансыз икән, ул товар буларак бәяләнә. Аны күпме тотуыбыз мөһим түгел. Мондый акциядән зәкәт түләргә тиеш булабыз.
2. Әгәр без акцияне дивидендлар алу өчен сатып алганбыз икән, мондый акция милек буларак бәяләнә (керем китерә торган тип буенча, фатир тапшырудан керем китерә торган фатир кебек). Бу очракта малдан зәкәт түләнми. Зәкәт дивидендлардан түләнә. 2026 нчы елга нисаб суммасын исебезгә төшереп үтик әле:
Әгәр сез дивидендларны реинвестицияләмисез икән, алар сездә бер ел ятып, нисаб суммасына җиткән икән, зәкәт түлисез, әгәр дивендларны тотасыз икән, һәм алар нисаб суммасына әлегә барып җитми икән, зәкәтне түләмисез. 
Мөһим‼️
1. "Ел" дигәндә, без кояш елын түгел, ә ай елын күздә тотабыз.
2. Брокерлык счетыннан тыш шулай ук ИИС, банклардагы счетларда, карточкаларда, банка һәм мендәр астындагы акча санала. Боларның барысын да кушарга һәм гомуми сумманы чыгарырга кирәк.  
3. Зәкәтне түләр өчен акцияләрне сату мәҗбүри түгел, булган акчалардан түлибез.
4. Әгәр кешенең бурычлары бар икән, аларны исәпкә алабыз: бу сумманы гомуми суммадан алырга кирәк.
🖋 Хәнәфи мәзһәбендәге "нечкәлекләр":
1. Нисаб Хәнәфи мәзһәбендә көмеш буенча киңәш ителә (тулаем алганда, кагыйдә - азрак торганы буенча).
2. Хәнәфи мәзһәбендә кыйммәтле әйберләр алтын яки көмешнең гомуми суммасына исәпкә алына. Мәсәлән, әгәр сездә алтын беләзек бар икән, акчаларны санаганда моны исәпкә алырга кирәк.
(Т-инвестицияләрдәге хәләл блокта урнаштырылган мәгълүматлардан)
Актуаль һәм файдалы булса, лайк куярга онытма ❤️ Татарчага тәрҗемәләрем һәм блог: языл, кара, күзәт, куллан! Язылуда барлык тәрҗемәләрем 📝🎤🎥😉  https://boosty.to/liliyatranslate/purchase/3749944?ssource=DIRECT&share=subscription_link
Subscription levels2

Тәрҗемәләрем 🎙🎥

$7.8 per month
Барлык тәрҗемәләрем: "Витрина"да кайберләрен аерым ачтырып та карый аласыз: кинотеатрда билет алып караган сыман 😉

Тәрҗемәләрем һәм блог 🎥📸📝🤩

$10.6$7.5 per month
-30%
ТАТарча ЛИлиядән 🤗 Барлык тәрҗемәләрем һәм тормыш турында әз-әзләп бер урында (моңа кадәр ВК, ОК, ютубта бастырылып килде): ислам, гаилә, балалар, эш-ял, сәламәтлек, файдалы ризык, спорт, мавыгулар, үз-үзеңне үстерү, сәяхәтләр, "ЯМЬЛЕ" һөнәрханәбезнең иҗади сәфәрләре, финанс грамоталылык, хәләл инвестицияләр, лайфхаклар, хәтирәләр, табигать, панно-картиналарым һ.б. 
Go up